420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Мерседес» машинасын йөртүче, этне бәрдермәс өчен, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада»га килеп бәрелгән. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкында хәбәр иттеләр.
«Салават Күпере» торак комплексы территориясендә юлда барганда чит ил машинасы каршына эт килеп чыга. Машина йөртүче маневр ясый, каршы як полосага чыга һәм 15нче модельле «Лада»га бәрелә. Бәрелү автомобильнең машина йөртүче ишегенә туры килгән», – дип хәбәр иттеләр оешмада.
Авариядә «Лада» машина йөртүчесе зыян күрә. Ир-атның куллары имгәнә, табиблар аңа урында ярдәм күрсәтә.