news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трактор таптаган бала үлгәннән соң, җинаять эше ачылды

Фаҗига Әлмәт районының Аппак авылында булган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлмәт районының Аппак авылында печән төягән трактор тәгәрмәче астында калып, 7 яшьлек малай үлде. Шуннан соң җинаять эше ачылган.

Тикшерү фаразлаганча, 1 августта Аппак авылында 37 яшьлек ир-ат тракторда печән ташыган. Аның трактор йөртү өчен таныклыгы булмаган.

Балалар мәйданчыгы аша узганда, биредәге балалар трактор арбасына салынган печән өеменә ябыша. 7 яшьлек малай тәгәрмәч астына эләгә һәм шунда ук үлә.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, эшне тикшерү дәвам итә. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100