news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән

3 августка белешмә буенча, Covid-19 йогышыннан республикада 623 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше: 1942 һәм 1951 елда туган ике хатын-кыз һәм 1947 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

3 августка белешмә буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 623 үлем очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100