Түбән Камада автомобиль хуҗасы даруханәдә йөргәндә, машинасыннан акча урлаганнар

Хәзерге вакытта «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Росгвардиянең Түбән Кама ведомстводан тыш сак бүлеге нарядына Төзүчеләр проспектындагы даруханә янында машинадан зур күләмдә акча урлаулары хакында сигнал килгән.

Җиңел автомобиль хуҗасы әйтүенчә, ул даруханә янында туктаган һәм машинасын бикләргә оныткан. Кибеттән чыккач, машина яныннан бер егет китеп баруын күреп алган. Шуннан соң ул бардачоктан 1,3 миллион сум акча салынган пакет югалуын аңлаган һәм хокук сакчыларын чакырткан.

Росгвардиячеләр каракны эзләргә керешкән. Студентлар урамында тәртип сакчылары ике егеткә тап булган, аларның берсе акчасын урлаткан ир-ат сурәтләгән егеткә туры килгән. Аларны туктатып, кесәләрен тикшергәннәр. Моңа кадәр хөкемгә тартылган 22 яшьлек егеттә акча салынган пакет табылган.

Аның әйтүенчә, ул урамда ишеге бикләнмәгән машина күреп алган. Бардачокта бер пакет табып кесәсенә салган һәм соңрак анда акча булуын аңлаган. Шатлыктан егетләр акчаның бер өлешен үтеп баручы кешеләргә өләшкән.

Хәзерге вакытта «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.