Чаллы янында булган авариядә ике кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче һәм пассажир зыян күргән.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Кичә республиканың Тукай районында Хуҗәмәт-Иске Абдул юлында авария булды. Бу хакта агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.

«Лада» машинасын йөртүчесе идарәне үти алмаган. Машина каршы як полосадан кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган», - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче һәм пассажир зыян күрде.