news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында көчле җил агачларны юлга аударган

Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә яшен, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә республиканың Биектау районында автомобиль йөртүчеләрнең берсе төшергән видео барлыкка килде. Көчле җил берничә агачны юлга аударган, шуның аркасында машина йөртүчеләргә каршы як полосага күчеп барырга туры килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә агентлыкка яңа шторм кисәтүе килүе турында хәбәр иттеләр: якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә яшенле, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» һава торышы бозылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100