news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суд билгеләгән җәзадан ике ел качып йөргән хатын-кыз тоткарланган

Тоткарланган 50 яшьлек хатын- кызны полициягә китергәннәр.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда суд җәзасыннан ике ел качып йөргән хатын-кыз тоткарланган. Бу хакта ТР буенча Россия гвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда кизү вакытында Россия гвардиячеләре экипажы Гадел Кутуй урамында 2018 елның ноябрендә үк федераль эзләнүгә игълан ителгән 50 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.

Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы маддә буенча хөкем ителгән һәм ике елга якын суд карарын үтәүдән качып йөргән.

Хатын-кызны полициягә илтеп тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100