Казанда берничә кафены талаган карак тоткарланган

Барлык шартларны өйрәнеп, полицейскийлар Казанда яшәүче элегрәк хөкем ителгән 19 яшьлек егетне тоткарлаган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда берничә кафены талаган карак тоткарланган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан полициясенә шәһәр кафеларыннан урлау очраклары турында өч охшаш хәбәр килгән. Ике очрак - Мәскәү районында, берсе Совет районында булган.

Барлык очракларда да талаучының гамәлләре алгоритмы охшаш була. Иртә таңнан ул пыяла ишекне вата, бинага керә һәм касса тартмасыннан акча урлый.

Берничә көн элек «Ямашев» полиция бүлегенә Әбсәләмов урамындагы кафедан шундый ук гариза кергән. Бу очракта карак бинага ишек йозагын ватып кергән.

Барлык шартларны өйрәнеп, полицейскийлар Казанда яшәүче элегрәк хөкем ителгән 19 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Яшь кеше кафедан 25 мең сум акча урлавын таныган. Урлау турындагы маддә буенча җинаять эшләре кузгатылган.