news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда эт сатып алырга теләүче мошенникларга акча күчергән

Алар этне 22 мең сумга Азнакайга кадәр кайтару турында килешкән.

Азнакайда эт сатып алырга теләүче мошенникларга акча күчергән
https://pixabay.com/

(Азнакай, 3 август, «Татар-информ», «Азнакай-информ», Таңсылу Саниева). Азнакайда яшәүче хатын-кыз интернеттан «Шпиц» токымлы эт сатып алырга уйлаган. Ул 22 мең сум акчасын мошенникларга күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азнакайда яшәүче Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аның сөйләвенчә, билгесез зат эт сатам дип алдаган һәм 22 мең сум акчасын урлаган.

Тикшерү ачыклаганча, зыян күргән ханым Крсноярскида 17 мең сумга эт сатылу турында игълан күргән. Сатучы андый ерак арага этне җибәрә алмавы турында язган. Ул Самарада эт үрчетүче дустына мөрәҗәгать итәргә кушкан.

Тиздән аңа эт үрчетүче шалтыраткан. Алар этне 22 мең сумга Азнакайга кадәр кайтару турында килешкән. Эт алырга теләүче банк хисабына акча күчергән. Эт 21 июльдә курьер белән кайтып җитәргә тиеш булган. Шуннан соң сатучы элемтәгә чыгудан туктаган. Хатын-кыз мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган.

Хатын-кызның балигъ булмаган улы әнисен мошенниклар булырга мөмкин дип кисәткән, әмма зыян күрүче улының сүзләрен игътибарга алмаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100