Сарман районында «Дэу Нексия» белән трактор бәрелешү аркасында ике кеше зыян күргән

Юл һәлакәте бүген Яхшыбай авылында килеп чыккан.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Сарман районында «Дэу Нексия» белән трактор бәрелешү аркасында ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Яхшыбай авылында «Дэу Нексия» автомобиле трактор белән бәрелешкән.

Авария булган урында 13нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.