Саратов янындагы авариядә «КИА»ның ике пассажиры - Татарстан кешеләре һәлак булган

Чит ил автомобиле шоферын һәм аның ике баласын хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Саратов янындагы авариядә «КИА» машинасының ике пассажиры - Татарстан кешеләре һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Кичә иртән Саратов өлкәсенең Вольск районында - Сызрань - Волгоград трассасының 167нче чакрымында «Митсубиси» (Удмуртия), «Хендэ» (Пермь крае) һәм «КИА» (Татарстан) автомобильләре бәрелешкән.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, «КИА» башта «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң каршы як полосага чыгып, «Митсубиси» белән «маңгайга-маңгай» килгән.

Авариядә «КИА» автомобиленең 26 һәм 58 яшьлек пассажирлары һәлак булган. 27 яшьлек шоферны, шулай ук аның 5 һәм 8 яшьлек балаларын хастаханәгә озатканнар.