Әнисе тәрәзәдән ташлаган баланың хәле уңай якка үзгәргән

Узган дүшәмбедә Чистайда яшәүче 23 яшьлек хатын-кыз өч айлык кызын икенче каттагы балконнан ташлаган.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Әнисе тәрәзәдәнташлаган баланың хәле уңай якка үзгәргән. Бу хакта "Татар-информ”га Балалар республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.“Хәзер кыз баланың хәле тотрыклы авыр. Бала нейрохирургия бүлегендә ята. Ул тиешле дәвалау чаралары ала, әлегә башка күрсәтмәләр юк. Хәзер уңай динамика күзәтелә”, - дип сөйләделәр Балалар республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.Алдан “Татар-информ” 30 июльдә кич фаҗига булуын хәбәр иткән иде. Чистайда яшәүче 23 яшьлек хатын-кыз үзе белән яшәүче ир, 10 яшьлек улы һәм 3 айлык кызы белән танышларына кунакка бара. Спиртлы эчемлекләр белән утырып алгач, хуҗалар йокларга ята, ә хатын сөяркәсе белән талашырга тотына. Низаг барышында 23 яшьлек ана кызының үзенә дә, сөяркәсенә дә кирәк булмавын әйтеп, кызны аякларыннан тотып, икенче кат тәрәзәсеннән ташлый.Бала җитди җәрәхәтләр алган һәм аны хастаханәгә озатканнар.