Казанның Идел буе районында җиңел машина велосипедчыны бәрдергән

31 яшьлек велосипедчы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.

(Казан, 3 август «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында җиңел машина велосипедчыны бәрдерү очрагы фаҗигале төстә тәмамланган. Бу хакта “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә төн уртасында Җиңү проспектында “Датсун” белән идарә итүче 36 яшьлек ир-ат куркынычсызлык тизлеген сакламаган һәм велосипедчыны бәрдергән. 31 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.