Казанда трамвай тукталышында хатын-кызны көчләргә җыенган ир-атны эзлиләр

Бу хәл май уртасында булган, әмма начар ниятле зат әле дә иректә.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Казанда трамвай тукталышында хатын-кызны көчләргә җыенган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 10 майда «Солнечный город» трамвай тукталышында 44 яшьлек хатын-кыз янына таныш булмаган ир-ат килгән. Ул аның башына һәм эченә суккан, аннары чишендерә башлаган. Хатын-кызны начар ниятле заттан машинада узып баручы ир-ат коткарган.

Һөҗүм итүчегә 25-30 яшь, буе 180-190 см чамасы, уртача гәүдәле, кыска чәчле.

Бу кеше турында ниндидер мәгълүмат белүче гражданнардан 291-49-02; 8-917-900-09-59; 8-977-605-18-73 яки «02» телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз.