Яшел Үзәндә яшен шактый зыян китергән

Бу хуҗалыкларга кагыла

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Яшел Үзән каласының Татарстан урамындагы йорт фатирында яшен сугып, суыткычка һәм кухня җиһазына ут капкан.

Вишневая урамындагы бакча участогында да яшен сугудан янгын чыгып, бакча өе һәм мунча янып беткән, ә икенче участоктагы мунчаның эчке өлешенә зыян килгән.

Жуков урамындагы йорт фатирында яшен сугып, кухня өстәле һәм газ плитәсе янган. Хаҗиев урамындагы йорт фатирында яшеннән кухняда янгын чыккан, дип зыянны барлый Яшел Үзән җирле басмасы.