Авариягә юлыккан “КамАЗ” үзе алып бара торган тере товарын таптаган

Кайберләре таралып өлгергән

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Минзәлә ягыннан Чаллыга керү юлында “Mitsubishi Pajero” автомобиле шоферы алдагы машинаны узмакчы була һәм каршысына килгән “КамАЗ” белән бәрелешә.

“КамАЗ” дуңгызлар алып бара торган була. Йөк машинасы әйләнеп каплана һәм дуңгызларның бер өлешен таптый, кайберләре таралып өлгерә.

“Mitsubishi Pajero”ның шоферы исән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Калган зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.