Июль аенда Татарстанда килеп чыккан юл һәлакәтләрендә 7 кешенең гомере өзелгән

Июльдә Татарстан юлларында 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Июльнең ике көнендә Татарстан юлларында килеп чыккан 42 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 7 кеше үлгән һәм 50дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта бүген ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.
2 июль көнне 03.00 сәгатьтә Чирмешән районында Нурлат – Кузайкино юлының 48нче чакрымында авария килеп чыга. “ВАЗ-2110” автомобилен идарә итүче Ханты-Манси округында яшәүче 1989 елгы егет тизлеген арттыра һәм машина кюветка оча. Нәтиҗәдә, машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. Автомобильнең пассажиры –Чирмешән районында яшәүче 1985 елгы егет төрле тән җәрәхәтләре ала һәм район хастаханәсенә китерелә.
Чаллының Автозавод районында юл һәлакәте 17.00 сәгатьтә Мәскәү проспектында теркәлә. “Форд-Фокус” автомобилен идарә итүче 1979 елгы егет 1952 елда туган ир-атны таптата. Нәтиҗәдә, җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
Тагын бер авария Әлмәттә 20.00 сәгатьтә килеп чыга. “Дэу-Нексия” автомобилен идарә итүче ир-ат икенче дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт иткәндә икенче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә, ул Әлмәттә яшәүче 1984 елгы егет идарә иткән мотоцикл белән бәрелешә. Егет мотоцикл руле артына мотошлем кимичә утыра. Мотоциклны идарә итүче алган җәрәхәтләрдән “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең медицина-санитария частендә якты дөнья белән хушлаша. “Дэу-Нексия” автомобиленең шоферы медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә кайтарып җибәрелә.