Татарстанда янгында бер ир-ат һәлак булган

Янгын сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында янгында йорт хуҗасы үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә төнге уникеләр тирәсендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында бер катлы бүрәнә йорт һәм каралты-кураның януы турында хәбәр килә.

Фаҗига урынына № 128 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре килә. Янгын урынында 56 яшьлек хуҗаның мәете табыла. Ул йортта ялгызы гына яшәгән була.

Төнге берләрдә янгынны сүндерәләр. Янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.