Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында, Лениногорскида янгын чыккан
Янгында 59 яшьлек ир-атның бите һәм куллары пешкән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Лениногорскида бер фатирда сүндерми калдырган тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан. Бу хакта Россия буенча Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә төнге өченче яртыда Лениногорскида Ленин урамындагы дүрт катлы йортта янгын чыга.
Икенче каттагы бер фатирда йорт җиһазларына ут капканы ачыклана.
Янгын мәйданы 12 квадрат метрны тәшкил иткән.
Янгында 59 яшьлек ир-атның бите һәм куллары II дәрәҗә авырлыктагы пешүләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз