Гарасаттан зыян күргән Чирмешән районы авылларында электр белән тәэмин итү торгызылган

Килгән зыянны бетерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең 9 техника белән 100 кешедән торган төркеме эшләгән.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Татарстанның табигать бәла-казасыннан нык зыян күргән Чирмешән районының ике авылында электр белән тәэмин ителү тулысынча торгызылган. Бу хакта "Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Зыян күргән 26 электрүткәргеч линия торгызылган. Чирмешән районының Түбән һәм Югары Чегодай  авылларында 195 кеше яшәүче (шуларның 13е балалар) 83 йортта гарасат аркасында ут өзелгән булган.

“Кичә 14.30 сәгатьтә Түбә Чегодайда, аннан 16.40 сәгатьтә Югары Чегодайда электр белән тәэмин ителеш тулысынча булдырылды. Һәлакәттән соң төзекләндерү эшләре дәвам итә”, - диелгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Табигать бәла-казасыннан килгән зыянны бетерүдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең 100 кешедән һәм 9 техника берәмлегеннән торган аэромобиль төркеме эшләгән.