Татарстан юлында җиңел автомобиль кюветка төшеп киткән һәм яны белән ауган

Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильдәге ир белән хатын зыян күргән.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан юлында җиңел автомобиль кюветка төшеп киткән һәм яны белән ауган.

Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә Зәй – Сарман трассасында булган.

Җиңел автомобильнең йөртүчесе идарәсен югалткан һәм машина кюветка төшеп, яны белән ауган дип фаразлана.

Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильдәге ир белән хатын зыян күргән. Аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.