Балтач районында ишегалдында җир убылып, машина чокырга төшеп киткән

Күпфатирлы йортлар ишегалдына кергән йөк машинасын тартып чыгарганнар.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», «Хезмәт»). Балтач бистәнең Чәй йорты артындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында җир убылган. Барлыкка килгән чокырга бер Камаз машинасы төшеп киткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Йөк машинасы күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләрен башкару өчен кергән булган.

Аны чыгару өчен зур көч таләп ителгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре әлегә билгесез.