Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзаны катгыйландыруны хуплады

Административ җәзага тартылган кешегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта җаваплылыкның арттырылган чаралары кулланылачак.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте административ җәзага тартылган кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта җаваплылыкның арттырылган чараларын беркетә торган закон проектын хуплады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«”РФ Җинаять кодексының 264(1) маддәсенә үзгәреш кертү турында”гы Федераль закон проектын хупларга һәм аны Дәүләт Думасына билгеләнгән тәртиптә кертергә», - диелә хәбәрдә.

Әлеге закон проекты белән яңа редакциядә РФ Җинаять Кодексының “Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” буенча 264(1) маддәсе бирелә. Аның икенче өлешендә күрсәтелгән гамәл өчен җаваплылыкның арттырылган чаралары билгеләнә, диелгән РИА Новости хәбәрендә.