news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч кеше шәхси йортта чыккан янгында янып үлгән

Бүген төнлә Әлмәт районының Колшәрип авылында янгын булган.

Татарстанда өч кеше шәхси йортта чыккан янгында янып үлгән
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда өч кеше шәхси йортта чыккан янгында һәлак булган.

Бүген 101нче янгын сагы номерына төнге сәгать өчтә Әлмәт районының Колшәрип авылында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Чапаев урамында шәхси агач йортка ут капкан. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр йорт эчендә һәлак булган ир-ат мәетен тапкан. Ут тулысынча сүндерелгәннән соң икенче һәлак булган кешене һәм өченче мәетнең гәүдә кисәген табып алганнар.

Хәзерге вакытта һәлак булган ир-атларның шәхесләре билгеләнә. Янгын сәбәбе, шулай ук башка нечкәлекләр ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot