Казанда хатын-кыз «ашыгыч ярдәм» машинасына кәшәкә белән һөҗүм иткән

Бу хәл Гаврилов урамында булган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). «Тойота» машинасын йөртүче хатын-кыз Казанда «ашыгыч ярдәм» машинасына кәшәкә белән һөҗүм иткән. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренә караганда, узган җомгада Гаврилов урамында автоледи табиблар машинасы аркасында юлдан уза алмаган.

«Мин аңа кисәтү ясадым. Хатын-кыз моңа агрессив тәэсир итте, багажниктан кәшәкә алды һәм берничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасына сукты», - дип сөйли ролик авторы.

Аның сүзләренә караганда, автоледи шаһитның аны смартфон камерасына төшерә башлавын күргәч, үз автомобиленә киткән.