Бер һәлакәтнең 3 корбаны: бала анасы кулында җан биргән

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе янә мөрәҗәгать итеп, балаларны утыртып барганда аларны махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешлары белән эләктерергә чакыра

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә сәгать кичке 3 тулганда Мәскәү – Уфа юлының 887 нче чакрымында, Балык Бистәсе районы турысында, “ВАЗ-21101” белән идарә иткән ир юлда җәяүле буран һәм тайгак булуын, ягъни һава шартларына бәйле хәтәр хәлне исәпкә алмастан, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек дөрес тизлек һәм алдындагы транспорт белән ике арада тиешле дистанция сайламаган. Нәтиҗәдә, “ВАЗ” алдындагы “Вольво FH” автомобиленә бәрелгән һәм “ВАЗ” рулендагы 1958 елгы зат һәм аның 1956 елгы пассажиры булган хатын-кыз белән 3 яшьлек бала шушы урында һәлак булган. Бала исә үзен куркынычсызлык каешларын эләктергән башка пассажир хатын-кыз итәгенә утырган булган. Ә бала өчен каралган утыргычка беркетү креслосы артта уң якта буш барган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе янә мөрәҗәгать итеп, балаларны утыртып барганда аларны махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешлары белән эләктерергә чакыра.