Автобуслар өчен М-7 автомобиль юлыннан бару чикләнелгән

Биредә Казаннан Чаллыга кадәрге юл участогы турында сүз бара

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Һава шартлары бозылып китү сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе автобуслар өчен М-7 автомобиль юлыннан баруда, төгәлрәге, Казаннан Чаллыга кадәрге участокта чикләү кертелү турында кисәтә.

Дәүләт автоинспекциясе идарәсе машина йөртүчеләрне автомобильдә сәфәр чыгудан, аеруча шәһәрдән читкә китүдән тыелеп торырга өнди. Чөнки хәзерге вакытта юлларда җәяүле буран күзәтелә, күз күреме канәгатьләнерлек түгел, дип "Татар-информ" агентлыгы аша хәбәр сала ЮХИДИ идарәсе.