news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә әфган сугышы ветераны, полковник Ринат Казаков вафат

Офицерлар клубы әгъзасы Ринат Казаков Казанда туып үскән.

Мәскәүдә әфган сугышы ветераны, полковник Ринат Казаков вафат
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң әфган сугышы ветераны, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Ринат Нургалләм улы Казаков вафат булган.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 3 декабрьдә 9.00-10.00 сәгатьтә С.П.Боткин исемендәге шәһәр клиник хастаханәсендә узачак. Адресы: Мәскәү шәһәре, 2нче Боткин проезды, 5 йорт, 33 корпус.

Ринат Казаков Казанда туып үскән. Аңа 64 яшь (1957 елның 1 ноябрендә туган) иде. Казан танк училищесын, РФ Кораллы көчләре гомумгаскәр академиясен тәмамлаган.

Әфганстанда (1980-1981) танк взводы командиры булган. 1979-2009 елларда төрле офицер вазифаларын башкара. «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры.

Мәскәү дәүләт корыч һәм эретмәләр институтының (Технология университеты) хәрби кафедрасына җитәкчелек итә. 2011 елдан «Яблочков урамындагы уку комбинаты»н җитәкли.

«Ринат Казаков туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100