Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда күпердән егылып һәлак булган ир-атның шәхесен ачыклыйлар
Ир-атның мәетен кичә кич ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре арасындагы күпер астында табалар.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда күпердән егылып һәлак булган ир-атның шәхесен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кичке уннар тирәсендә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре арасындагы күпер астында бозда ир-ат ята дигән хәбәр килде.
Чакыру буенча килгән коткаручылары ашыгыч ярдәм медикларына ир-атның мәете янына барып җитәргә ярдәм итте.
Мәрхүмне полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Аның шәхесе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз