Россия Тикшерү комитеты “Нижнекамскнефтехим”га һөҗүм итүне үз өстенә алган әмирнең видеомөрәҗәгатен тикшерә

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк

  (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Интернетта “Татарстан әмире” АбдулЛахның мөрәҗәгате чыккан, анда йөзе капланган ир террорлык операцияләре сериясе, шул исәптән, “Нижнекамскнефтехим”га һөҗүм итү турында сөйли һәм әлеге актлар өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Шул ук вакытта ул раслап үткәнчә, Россия территориясендә терактлар дәвам ителәчәк.

“Татар-информ” МАна Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, аларга бу видео турында мәгълүм, хәзерге вакытта процессуаль тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерик: бүген ТР да чиркәүләргә ут төртү белән бәйле җинаятьләрне ачыкларга ярдәм итә торган мәгълүмат, шулай ук 2013 нче елның 17 нче ноябрендә ТР Алексеевск районында һәм Түбән Камада теракт кылырга җыену белән бәйле мәгълүматлар биргән өчен, 1 млн. сум күләмендә акча бирелү турында игълан ителде.