Алабуга янында чыккан янгынның фотолары пәйда булды

400 квадрат метр мәйданда салам эскертләре янган, янәшәдәге фермага ут кабу куркынычы булган.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Алабуга районының Колосовка авылында салам һәм печән эскертләре янган урыннан фотографияләр пәйда булды. 400 квадрат метр мәйданда салам эскертләре янган, янәшәдәге фермага ут кабу куркыныч булган.

70 һәм 75нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән арада терлек караучылар ферманы уттан саклаган.