Азык-төлек продукциясенә нигезсез бәя күтәрү буенча республикада берничә эш кузгатылган

Корылыкның товар ташучы, сатучы кебек товарның кулланучыга килеп җиткәнче арадашчыларына бернинди дә йогынтысы юк, димәк, аларның өстәмә бәяне арттыруы нигезсез дип санала

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков белән илнең күпчелек төбәкләрендә начар табигый-климатик шартлар күзәтелүгә бәйле мәсьәлә буенча 27 июльдә булган киңәшмә протоколына ярашлы рәвештә, монополиягә каршы федераль хезмәткә авыл хуҗалыгы продукциясенә даими мониторинг уздыру, кирәк булганда, авыл хуҗалыгы продукциясен сату базарларында монополиягә каршы законнарны бозу очраклары ачыкланганда кичекмәстән чаралар күрү йөкләнгән. Социаль яктан беренчел ихтыяҗга ия азык-төлек товарларына бәя күтәрелүнең нигезлелеген тикшерү буенча Татарстанда эш оештырылды, дип белдерде бүген Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең (ФАС) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Иван Щербаков.

Аның сүзләренчә, идарә тарафыннан республикада эшчәнлеген алып барган барлык сәүдә челтәрләреннән дә социаль төркем товарларга кертелгән азык-төлек продукциясенә кагылышлы документлар соратып алынган, җитештерүчеләр һәм андый товарларны ташучылар белән сораштырулар уздырылган һәм, алынган мәгълүматлар буенча, Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе азык-төлек продукциясенә нигезсез бәя күтәрү буенча берничә эш кузгаткан.

Аерым алганда, эш болайрак. Идарә комиссиясе 21 октябрь көнне “Казаньзернопродукт”, “Набережно-Челнинский комбинат хлебопродуктов”, “Бурундуковский элеватор” ачык акционерлык җәмгыятьләренең “Көндәшлекне яклау турында”гы Федераль законның 11 нче маддәсе 1 нче өлешен бозуларын таныган, икенче көнне - “ТД “Колосс”, “Глобол-Фудс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең һәм берничә шәхси эшмәкәрнең. Алдагы көнне Чаллыда онга, икенче көнне карабодай ярмасына монополь югары бәя билгеләү һәм шуны төшерми тору турында сүз бара. Шушы шәһәрдә сәүдә “нокта”лары булган “Бәхетле-1”, “Оптовик”, “ТД “Камилла”, “ТД “Челны-хлеб”, “Горлюха”, “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, шулай ук “Тандер” һәм “ТД “Перекресток” ябык акционерлык җәмгыятьләре кебек сәүдә челтәрләренә карата эш кузгатылган һәм хәзерге вакытта тикшерүләр бара, 1 декабрь көнне ул каралачак.

Болардан тыш, Казанда сәүдә эшләре алып барган “ТД ”Перекресток”, “ТД “Эдельвейс”, “Тандер” ябык акционерлык җәмгыятьләре һәм “Агроторг”, “Бәхетле-1”, “Торговая компания ПиК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә карата, карабодай белән йомырканың ваклап сату бәясен билгеләү һәм шуны төшерми саклау буенча үзара килешеп эш йөртүләре буенча 25 октябрьдә әлеге идарә тарафыннан эш ачылган. “Идарә июнь-август айларында шушы сәүдә предприятиеләренең бер үк вакытта карабодай белән йомыркага күпләп һәм ваклап сату бәясен күтәрүләрен ачыклады, шул ук вакытта сәүдә челтәрләре дә әлеге продуктларга өстәмә бәяне арттырган, шул рәвешле, бәяләр ашкынып күтәрелгән һәм сәүдә челтәрләре икътисади яктан нигезләнмәгән табыш алган. Аларның эше исә 7 декабрьгә билгеләнгән”, - диде бүген журналистлар белән очрашкан И.Щербаков. Аның шәрехләвенчә, корылык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә генә кагыла, димәк, быелгы корылык сәбәпле аз уңыш алганнар җитештергән товарына бәя арттыра ала, ләкин товар ташучы, сатучы кебек товарның кулланучыга килеп җиткәнче инстанцияләренә - арадашчыларга моның бернинди дә йогынтысы юк, шулай булгач, алар законда каралганнан артык бәя өстәргә хокуклы түгел. Мәсәлән, күпләп һәм ваклап сатучылар товарга 20 процентка кадәр бәя өсти ала. Закон бозучыларга карата исә товар сатканнан кергән табыш суммасының 15 проценты күләмендә штраф салынырга мөмкин, дип аңлатты Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле.