Казанда мәктәп укучысын тиешсез урында юл аша йөгереп чыкканда машина бәрдергән

Нәтиҗәдә, 9 яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда мәктәп укучысын тиешсез урында юл аша йөгереп чыкканда машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндезге өчләр тирәсендә Әпсәләмов урамындагы 29б йорты каршында тиешле булмаган урында юл аркылы йөгереп чыгарга уйлаган 9 яшьлек малайны «Датсун» автомобиле бәрдереп киткән.

Нәтиҗәдә, мәктәп укучысы төрле тән җәрәхәтләре алган.