Казанда чит ил автомобиле, кызыл утка чыгып, 11 яшьлек кызны бәрдергән

Юл һәлакәте Чапаев урамында җәяүлеләр кичүендә булган.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил автомобиле, светофорның кызыл утына чыгып, 11 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Чапаев урамында «Фольксваген» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын таптаткан», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.