420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Тикшерү барышында "Татнефть" компаниясе нефть продуктлары белән пычранган торбаларны Әлмәтнең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләренә урнаштыруын ачыклаган. Шуның нәтиҗәсендә 2 меңнән артык квадрат метрдагы җир мәйданы пычранган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
Анализ нәтиҗәләре туфракта нефть продуктлары катнашмасының тиешле нормадан 21,6 тапкырга күбрәк булуын күрсәткән.
Предприятиегә 20 мең сум күләмендә штраф салынган, ә "Татнефть" генераль директоры адресына кимчелекне бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында хат юлланган. Прокуратура катнашканнан соң торбалар алынган, ә нефть продуктлары белән пычранган җир рекультивация үткән.