news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 620гә җиткән

Республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда  соңгы тәүлек эчендә тагын дүрт кеше Covid-19 инфекциясеннән вафат булды. Аларның үлү сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган: 1938 һәм 1956 елгы ике хатын- кыз, 1949 һәм 1961 елгы ике ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Пандемия башланганнан бирле республикада вирустан 620 үлем очрагы теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100