news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсе реаниматологиясенең элеккеге мөдире Сергей Михеев вафат

Сергей Михеев Республика клиник хастаханәсендә 1977 елда эшли башлый, ике елдан соң реанимация бүлеген җитәкли.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Надежда Захарова). Казанда Республика клиник хастаханәсе реаниматологиясенең элеккеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы Сергей Михеев вафат булган.

Аңа 71 яшь иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

Сергей Михеев Республика клиник хастаханәсендә 1977 елда эшли башлый, ике елдан соң реанимация бүлеген җитәкли. Ул зур абруйга ия табиб, үз эшенең остасы иде, диелә хәбәрдә.

Ведомствода искәртүләренчә, мәрхүм белән хушлашу чарасы иртәгә 11.00 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе бинасы янында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100