news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар Зәй кафесында сугышкан яшьләрне эзли

Сугышудан соң ярдәм сорап табибларга ике зыян күрүче мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Зәй кафеларының берсендә күп кеше сугышу видеосы пәйда булды. Кадрларда яшьләрнең үзара нәрсәдер ачыкларга тырышып, бер-берсенә урындыклар бәрешүе күренә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәл шимбә көнне Зәйдәге кафеларының берсендә булган. Кафеда ике компания ял итә торган булган. Күпмедер вакыттан соң алар арасында низаг чыгып, шуннан бер-берсенә һөҗүмгә күчкәннәр.

Сугышу нәтиҗәсендә ярдәм сорап табибларга ике зыян күрүче мөрәҗәгать иткән. Икесенең дә яралары бар.

«Хәзерге вакытта конфликтта катнашкан бер кеше ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре тагын икесен эзли. Сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән һәм мөлкәтне бозган өчен җинаять эше кузгатылган», – диделәр Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100