Кукмара янында параплан һәлакәткә очраган, пилотын хастаханәгә озатканнар

Әлеге хәл бүген көндез районның Арпаяз авылы янында булган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Кукмара районының Арпаяз авылы янында параплан һәлакәткә очраган. Шаһитлар сүзләренчә, параплан очыш вакытында җимерелгән.

«Параплан пилоты — 50-55 яшьлек ир-ат аркасын каты имгәткән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте. Биредә яшәүчеләр зыян күрүченең башка төбәктән килүен әйтте», — дип ачыклык кертте вакыйга шаһитлары.