news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә обелиск куеласы урын турында сөйләштеләр

Аны мәктәп эчендә дә, аннан читтә дә урнаштыру вариантлары тәкъдим ителде.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Тикшерү комитеты башлыгы 175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә куелачак обелискның кайда урнаштырылачагы турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский Казанның 175нче гимназиясен төзекләндерү барышы белән танышты. Уку йортында Тикшерү комитеты башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да булды.

Гимназияне төзү һәм торгызу эшләре зур темплар белән бара – биредә 250гә якын кеше өч сменада эшли.

Очрашуда мәктәптә иминлек системаларын оештыру, шул исәптән видеокүзәтү һәм сак мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Мәктәп укучыларын «Артек» ялыннан кайтканнан соң, балаларга һәм ата-аналарга яңадан торгызылган мәктәпнең фото-видео презентациясе үткәреләчәк,  дигән карар кабул ителде.

Шулай ук 175нче  гимназиядә һәлак булганнар һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә обелискның кайда булачагы турында фикер алыштылар. Аны мәктәп эчендә дә, аннан читтә дә урнаштыру вариантлары тәкъдим ителде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100