Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыдагы бер йортны шөпшәләрдән арындырган

Шөпшәләр 30/17нче йортның балконында оя ясаган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыдагы бер йортны шөпшәләрдән арындырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез 112 бердәм номерына Автошәһәрдәге 30/17нче йортта яшәүчеләрдән хәбәр килгән. Алар балконда оя ясаган шөпшәләрнең үзләренә тынгылык бирмәвен әйткән.

Чакыру буенча килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шөпшә оясын юк иткән.