Бөгелмәдә ике “Лада” бәрелешкән

Һәлакәттә 29 яшьлек кызның баш мие селкенгән һәм аяклары бәрелгән.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Бөгелмәдә ике “Лада” урам чатында бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шашин һәм Гафиятуллин урамнары чатындагы җитди юл һәлакәте турындагы хәбәр 112 бердәм номерына чәршәмбе көнне алынган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада” автомобиле тизлекне арттырып, тулы көчкә 14нче модельле “Лада”га килеп бәрелгән. Бәлелешүдән 14нче модельле машина юл кырыена төшеп, баганага бәрелгән. Автомобильнең арткы өлеше һәм фаралары шактый зыян күргән.

Һәлакәттә 29 яшьлек кыз зыян алган. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары баш мие селкенүен һәм аяклары бәрелүен билгеләгән.