Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанда вазгыять катлаулы

Хәрби хезмәт узып запаста булган 300 ир-егет мобилизацияләнгән, тагын 150се - резервта

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Татарстан 2-3 көн саен Хөкүмәт югарылыгында киңәш-табыш итә, вазгыятьне көн саен махсус оператив штаб тикшерә. Киләсе утырыш 3 август көнне 14.00 сәгатькә билгеләнгән.

31 июль көнне үткәрелгән соңгысында Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы комиссия рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә булып, табигый янгыннарны кисәтү чаралары һәм сүндерү мәсьәләләре каралды. Р.Моратов хәлнең авылларда печән, салам ише кышка терлек азыгы әзерләп каралты-кура тирәсенә ташу нәтиҗәсендә тагын да катлаулануын, халык белән куркынычсызлык буенча сөйләшүләр алып барырга кирәклеген, утраулардагы янгынны сүндерү өчен муниципаль берәмлекләргә кичекмәстән көймә, мотопомпа, янгын сүндерү шланглары (рукав) булдыру зарурлыгын искәртте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин сүзләренчә, Биектау районындагы торф ятмаларыннан кала, республикада табигый янгын чыганаклары юк. Торф ятмалары исә якын көннәрдә сүндереләчәк. Иң борчу тудырганы – урманга якын утырган 192 торак пунктка нисбәтле. Аларда элеккеге укытучы, медицина хезмәткәре, хәрби, Эчке эшләр яки Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары подразделениеләрендә эшләгән мөхтәрәм кешене староста итеп билгеләү, шуңа бәйле рәвештә, республикада муниципаль хакимият турындагы законны үзгәртергә кирәк. Чөнки 31 торак пунктта урманлыклар буенча минеральләштерелгән тасмалар яңартылмаган - Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеев, Балык Бистәсе районнары авыллары, Казан шәһәре читләрендә шундый хәл. Урман эчендә яки урманга терәлеп диярлек утырган 22 торак пунктта янгын вакытында су алырлык сулыклар юк, бигрәк тә Бөгелмә, Ютазы районнарында вазгыять аеруча киеренке. Булган сулыкларына да транспорт белән килеп су алып булмаган төбәкләр бар, мәсәлән, Биектау, Ютазы районнарында барлыгы 10 торак пунктта шундый хәл. Азнакай, Бөгелмә, Мөслим, Балык Бистәсе, Әлки, Менделевск районнарының 125 торак пунктында мотопомпа юк. Янгын чыга калган очракта халыкка хәбәр салу өчен тавыш сигналы бирүгә 78 торак пункт әзер түгел, әйтик, Азнакай, Мөслим, Әлки, Кайбыч, Балык Бистәсе һ.б. муниципаль районнарда шулай. Быел урманлыкларга янәшә урнашкан торак пунктларны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 25 юридик зат, 85 авыл җирлеге башлыгы, 86 граждан административ җаваплылыкка тартылган. ТР Сергей Погодин ышандырып әйткәнчә, хәрби хезмәт узып запаста булган 300 ир-егет мобилизацияләнгән, тагын 150се - резервта.