Августның беренче көнендә республика юлларындагы транспорт бәрелешеп һәлак булучы бар

Казан – Байлар Сабасы, Актаныш – Пучы юлларында шундый хәтәр хәлләр

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Августның 1 нче көнендә республика юлларында булган транспорт һәлакәтләрендә инде 27 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, 1 се һәлак булган.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына мәгълүмат биргән республика ЮХИДИ идарәсе хәбәрендә әйтелгәнчә, 1 август төнге сәгать 1дә Казан – Байлар Сабасы юлының 65 нче чакрымында “ВАЗ-2115” автомобиле белән идарә иткән 1984 елгы кыз юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 һәм 10.1 пунктларын бозып, ягъни исерек булган хәлдә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне артырып, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм “Опель Астра”га килеп бәрелгән. “ВАЗ” рулендагысы Теләченең үзәк район хастаханәсенә китерелгән, ә 1980 һәм 1981 елгы пассажирлары, шулай ук “Опель” белән идарә иткән кеше һәм 1951, 1961 елгы пассажирлары да шунда ук дәвалана.

Шушы ук көнне сәгать иртәнге 7 нче яртыда Актаныш – Пучы юлының 26 нчы чакрымында “ВАЗ-2108” рулендагы 1964 елгы ир, юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм “Тойота Лэнд Крузер” автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт мизгелендә куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән “сигезле” белән идарә иткән кеше шунда ук һәлак булган. “Тойота” рулендагы 1970 елгы кеше Актаныш районының бик нык бәрелеп үзәк район хастаханәсенә китерелгән.