Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән

Юл һәлакәте кичә иртән Карл Маркс урамындагы 61нче йорт каршында килеп чыккан.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 10.03 сәгатьтә «ПАЗ» автобусын идарә итүче 44 яшьлек ир-ат Карл Маркс урамында, башлангыч мәгълүматлар буенча, тиешле интервал сакламаган һәм пассажирларны төшерү өчен туктаган «НефАЗ» автобусына килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.Нәтиҗәдә, «ПАЗ» автобусының 49 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.