Теләчедә авариядә мотоциклчы җитди имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.
(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Теләче районында җиңел машина белән юл һәлакәтендә мотоциклчы җитди имгәнгән. Шаһитлар юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә куйды.Һәлакәт бүген Чистай һәм Түбән Кама арасында Ачы авылы янында килеп чыккан.Фотодан күренгәнчә, һәлакәт урынында ир-ат җитди имгәнгән, аның мотоцикл йөртүче булуы ихтимал. Ул башы җәрәхәтләнгән һәм куллары канга буялган килеш юл кырыенда яткан.Җиңел машинаның алгы өлеше: бампер, фаралары һәм капоты җимерелгән.Һәлакәт сәбәпләре һәм гаепле кешеләр, шулай ук зыян күрүченең хәле ачыклана.