Полиция һәм янгын сакчылыгы полициясе Бөтендөнья уеннарына барган татарстанлы урлашу өчен кулга алынган

Хоккей буенча җыелма команда уенчысы Руслан Ризаевны Macy's универмагында кием-салым урлаганда тоткарлаганнар

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). АКШ та Россиядән хокук саклау органы хезмәткәре Руслан Ризаев кулга алынган, ул Штатка полиция һәм янгын сакчылыгы полициясе Бөтендөнья уеннарында катнашу өчен барган. Бу хакта «The Washington Post» белдерә, дип хәбәр итә Lenta.ru.
30 июньдә Фэрфакс шәһәр округы(Вирджиния штаты) полициясе 29 яшьлек Ризаевны кибеттә урлауда шикләнеп тоткарлаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренчә, россиялене Macy's универмагында кием-салым урлаганда тоткарлаганнар.
Хәзер аны зур күләмдә урлауда гаеплиләр. Полициядә урланган кием-салымның бәясе берничә йөз доллар булуын белдерделәр. «The Washington Post» билгеләп үткәнчә, Вирджиниядә 200 доллардан артык суммада урлау җинаять буларак квалификацияләнә.
Ризаев төрмәдә төн үткәргән һәм кичә суд булган. Аңа 1,5 мең доллар залог билгеләнгән. Россиянең Вашингтондагы илчелегендә газетага бу хакта хәбәрдар булмауларын белдергәннәр.
Уеннарда Ризаев Татарстан полиция хезмәткәре һәм хоккей буенча җыелма команда уенчысы буларак белдерелгән.