Әлмәтледән шартлаткыч матдә табып алганнар

Аның элек тә хөкем ителгәне булган

 (Казан, 2 июль “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләре 39 яшьлек әлмәтледә порошоксыман матдә тутырылган металл банка табып алалар. Анда 200 грамм авырлыкта төтенсез пироксилинлы дары – шартлаткыч матдә сакланган.
Элек тә хөкем ителгәне булган Әлмәт кешесенә карата законсыз корал саклаган өчен җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.