Әлмәтнең үзәк урамында җиңел машина җәяүлеләрне бәрдергән

Сәбәбе – рульдәге кеше тизлекне дөрес сайламаган
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кичә сәгать кичке 6да Әлмәтнең Ленин урамында “ВАЗ-11183” автомобиле белән идарә иткән 1967 елгы зат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаган һәм светофорсыз урында җәяүлеләр юлыннан атлаган 1959 һәм 1998 елгы (анысы 6 нчы класс баласы) җәяүлеләрне бәрдергән.

Нәтиҗәдә, җәяүлеләрнең тәне җәрәхәтләнгән, дип белдерә республика ЮХИДИ идарәсе.