Татарстанда мәчеттән акча җыю өчен куелган тартманы урлаган ирне тоткарлаганнар

Җинаятьче 95 мең сумнан артык акча урлаган.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда мәчеттән зур суммалы иганә тартмасы урлаган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Төнлә Апас районында ир-ат асылмалы йозакны ватып, мәчеткә керә һәм иганә тартмасын урлый. Полиция хезмәткәрләренә җинаятьчене табып тоткарлау өчен бер тәүлектән дә ким вакыт кирәк булган», - дип сөйләделәр полициядә.Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар караклык өчен элек хөкем ителгән 41 яшьлек ирне тоткарлаган. Аңардан 95 мең сум акча, шулай ук урланган акчага сатып алырга өлгергән телефонын алганнар.Әлеге факт нигезендә «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.